Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә мәдәнияттә һәм мәгарифтә инновацион технологияләрне куллану турында фикер алышачаклар

2014 нче елның апрелендә Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институтында (Казан шәһәре) «Мәдәният һәм мәгариф: инновацион технологияләр» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә мәдәният теориясе, фәлсәфәсе һәм тарихына караган төпле һәм гамәли тикшеренүләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренең һөнәри үсеш проблемалары каралачак. Мәдәният учреждениеләре, иҗади берлекләр һәм берләшмәләр белгечләре һәм җитәкчеләре, мөгаллимнәр, фәнни хезмәткәрләр конференциядә катнашырга чакырыла. 

Бөтернроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гаризалар 2014 нче елның 15 нче февраленә кадәр кабул ителә.

Конференция турында өстәмә мәгълүматны http://idposkc.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.