Россия китапханәләр ассоциациясе сайтының «Яңалыклар» битендә «Библиотеки уходят в облако» дип аталган мәгълүмат бирелгән

Россия китапханәләр ассоциациясе сайтының «Яңалыклар» битендә (http://www.rba.ru/content/news/vid_news_str.php?id=2722) «Библиотеки уходят в облако» дип аталган мәгълүмат бирелгән.  Анда Татарстан Республикасының мәдәният тармагын мәгълүматлаштыруның торышы һәм перспективалары, аерым алганда, республика һәм муниципаль китапханәләрнең корпоратив челтәрен төзү яктыртылган. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә документларны цифрлы форматка күчерү мәсьәләләренә, документларның электрон күчермәләрен Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталына урнаштыруга зур игътибар бирелгән.

2015 нче елда Мәдәният министрлыгы карамагындагы 45 үзәк муниципаль китапханәнең калган 17се республиканың җыелма электрон китапханә каталогы мәгълүмат системасына кертеләчәкләр – республиканың барлык җәмәгать китапханәләре дә «болытта» булачак.