«Библио-green тотрыклы дөньяда»

Россия Дәүләт фәнни-техник җәмәгать китапханәсе һәм В. И. Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды «Библио-green тотрыклы дөньяда» дип исемләнгән Халыкара конкурс үткәрү хакында игълан итте.

Конкурс 2018 нче елның 1 ноябреннән 2019 нчы елның 20 мартына кадәр үткәрелә.

Бәйгедә катнашырга экологик-мәгълүмати һәм экологик-агарту эшчәнлеге өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган китапханә, мәгариф һәм мәдәният  өлкәсе оешмалары  коллективлары чакырыла.

Конкурс тотрыклы үсеш максатларын популярлаштыруга, табигый һәм мәдәни мирасны, әйләнә-тирә мохитне саклау, уңайлы экологик мохит булдыру өлкәсендә физик һәм юридик затларның эшчәнлеген стимуллаштыру өчен экологик кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурс ике юнәлештә үткәрелә:

  • «Зеленая площадка». Торак пунктның тотрыклы үсешенә ярдәм итүче проектлар
  • «Со-общество». «Акыллы шәһәр төзү» өчен җирле хакимият белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүне, җирле бергәлекне берләштерү һәм үзидарә үсешен күрсәтүче проектлар

Конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү (дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру) «Китап. Мәдәният. Мәгариф. Инновацияләр» («Крым−2019») Халыкара һөнәри форумы кысаларында булачак.

Тулырак: http://ecology.gpntb.ru/ecolibworld/project/competitions/acts_2018-2019/