Китапханәләрнең статистик хисаплары өчен 6-НК номерлы яңа форма

Росссия дәүләт статистикасы федераль хезмәте тарафыннан статистик хисапның 6-НК номерлы «Җәмәгать китапханәләре турында мәгълүмат» исемле яңа формасы расланды. Җиде бүлекнең бишесенә үзгәрешләр кертелде (тулырак Росстатның «Форманы раслау турында»гы 2018 нче елның 8 ноябрендәге 662 нче номерлы Боерыгын кара).

Яңа форма 2018 нче елгы хисаптан гамәлгә кертелә.

14 нче ноябрьдә Санкт-Петербургта «Хәзерге  заман җәмәгать китапханәләренең методик хезмәте» дип исемләнгән фәнни-практик конференция булды. Анда китапханәләр эшчәнлеген статистик исәпкә алу мәсьәләләре каралды.

Конференция материаллары (мәкаләләр, презентацияләр белән) В. В. Маяковский исемендәге Үзәк шәһәр җәмәгать китапханәсе сайтында танышырга була: https://pl.spb.ru/conferences/pages/conf141118/docs.php.

 Статистик хисапның яңа формасын Россия Мәдәният министрлыгының Баш мәгълүмат-исәпләү үзәгенең «Тармакның статистик хисаплылыгы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтыннан  табарга була: http://mkstat.ru/forms.