«Китапханә аналитикасы – 2018»

Ел саен уздырыла торган «Китапханә аналитикасы – 2018» бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

«Китапханә аналитикасы – 2018» − муниципаль китапханәләр эшчәнлеге турындагы иң яхшы еллык доклад бәйгесе, ул быел бишенче тапкыр уздырылды. Бәйгене Россия китапханәләр ассоциациясе ярдәме белән Россия милли  китапханәсе оештыра.

2018 нче елда бәйгегә 80 эш кабул ителде.

2018 нче елның 15 ноябредә Санкт-Петербург шәһәрендә узган Россиянең федераль һәм үзәк төбәк китапханәләре җитәкчеләренең Еллык киңәшмәсендә конкурска нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булды. 

Россия төбәкләренең үзәк китапханәләреннән  килгән биш эш иң яхшы дип танылды.

I урын: «Выбор методистов» номинациясендә – Белгород дәүләт универсаль фәнни китапханәсе.

II урын: Новосибирск дәүләт өлкә фәнни китапханәсе.

III урын: И.И. Молчанов-Сибирский исемендәге Иркутск өлкә дәүләт универсаль  фәнни китапханәсе.

Кызыксындыру дипломнарына Чувашия Республикасы Милли китапханәсе һәм Карелия Республикасы Милли китапханәсе ия булдылар.

Бәйгедә җиңгән китапханәләр хезмәткәрләре Россия Милли китапханәсендә методик стажировка уздылар.  Коллегалар Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең иң яхшы китапханәләренең эше белән таныштылар, һөнәри чараларда катнаштылар.