«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе

Россиянең барлык төбәкләрендә алтынчы тапкыр ел саен уздырыла торган «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе уза. «Сәнгать төне -2018» шигаре:  «Сәнгать берләштерә».

Күп оешмалар «Сәнгать төне» акциясенә аерым программалар әзерлиләр. Татарстан Республикасы мәдәният оешмалары да әлеге акциядән читтә калмады.

«Сәнгать төне»нә мәдәни программа төзергә «Культура. РФ» порталының махсус проекты ярдәм итәчәк. Анда акция чараларының иң тулы афишасы, илебез сәнгате турындагы кызыклы тематик материаллар, музейлар буйлап виртуаль турлар һ. б. җыелган.

Тулырак: https://artnight.culture.ru/

Татарстан Республикасы китапханәләренең бу вакыйгага багышланган чаралары турында безнең порталның «Афиша» бүлегендә белә аласыз.