«Россия китапханәләрендә милли әдәбият фонды формалашу» төбәкара телемосты

2018 нче елның 24 октябрендә «Россия китапханәләрендә милли әдәбият фонды формалашу: оештыруның хокукый аспекты» төбәкара телемосты узды.

Телемостта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Свердловск өлкә милләтара китапханәсе, Марий Эл республикасының С. Г. Чавайн исемендәге Милли китапханәсе, Югорск шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнары китапханәләре катнашты.

Россия Федерациясе халыклары күпләп яшәгән урыннарда милли әдәбият фондларын туплау, милли әдәбият фондларын туплауда нәшрият һәм китапханәләрнең үзара хезмәттәшлеге, милли әдәбият фондларын туплау өлкәсендә федераль һәм төбәк законнары һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Телемостта Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән фәнни эшләр буенча директор урынбасары И. Г. Һадиев, документларны туплау бүлеге мөдире Л. Н. Зарипова, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г. Ш. Зимаголова катнаштылар. Докладлар белән халыкара китап алмашу бүлеге мөдире Л. Н. Гыйләҗиева һәм республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсенең баш китапханәчесе Н. Г. Чепик чыгыш ясадылар.