2018 нче елда Россиядә иң күп укучы төбәк билгеләнде

2018 нче елның 23 октябрендә «Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Быелгы бәйгенең җиңүчесе Иркутск өлкәсе. Аңа «Россиянең  әдәби флагманы» исеме бирелде. Җиңүче төбәкнең проекты «Иркутск уку өлкәсе − 80» дип атала һәм өлкә оешуга 80 ел тулуга багышланган.

Мәскәү, Волгоград һәм Ленинград өлкәләре  бәйгенең лауреатлары булды. «Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесе төбәкләрнең илнең мәдәни киңлегендә әдәбиятны үстерүгә керткән өлешләрен, илебез гражданнарын китап укуга җәлеп итүдәге тырышлыкларын бәяләү һәм кызыксындыру максатыннан уздырыла.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  федераль агентлыгы ярдәме белән  Бәйгене Россия китап берлеге оештыра. Бәйгегә башлангыч 2015 нче елда − Россиядә Әдәбият елы кысаларында салынды. «Россиянең  әдәби флагманы» мактаулы исеменә Ульяновск өлкәсе (2015), Воронеж өлкәсе (2016) һәм Санкт-Петербург (2017) лаек булды.

Тулырак: http://литфлагман.рф/