«Китапханә аналитикасы − 2018» бәйгесенең шорт-бите

Татарстан Республикасы китапханәләренең 2017 елдагы эшчәнлеге турындагы аналитик хисап «Китапханә аналитикасы − 2018» бәйгесенең иң яхшы эшләре шорт-битенә керде. Россия Милли китапханәсе тарафыннан муниципаль китапханәләр эшчәнлеге турындагы иң яхшы еллык доклад бәйгесе бишенче тапкыр уздырыла.

Шорт-биткә бәйгегә килгән 13 иң яхшы эш керде (барлыгы 80 эш кабул ителгән), аларның һәрберсе еллык докладны әзерләүдәге һөнәри осталыгы һәм китапханә эшен үстерүдәге практик кыйммәте өчен жюри тарафыннан югары  бәяләнде.

 14-15 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Милли китапханәсендә узачак федераль һәм төбәк китапханәләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалачак. Бәйгегә килгән барлык материаллар Россия Милли китапханәсе сайтында «РФ субъектларының Үзәк китапханәләре»  проектының махсус битендә  http://clrf.nlr.ru/16-konkurs/10312-bibliotechnaya-analitika-2018 урын алачак.

Бәйгедә җиңгән китапханә белгечләре (һәр китапханәдән бер вәкил) 2018 нче елның 12-18 ноябрендә Санкт-Петербургта узачак методик стажировкага чакырылачак.