«Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» зона семинары

2018 нче елның 17 октябрендә Әлмәт районының  Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр өчен «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зона семинары узды. Семинарны Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештырды.

Семинарда Татарстанның Кама арты һәм көньяк-көнчыгыш зоналары үзәкләштерелгән китапханәләр системасы вәкилләре катнашты.

Семинар эшен Әлмәт районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Дугаева Наталья Сергеевна ачып җибәрде. Катнашучыларга сәламләү сүзләрен Әлмәт районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Пайдуллина Гүзәл Атлас кызы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы җиткерделәр.

 ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Дәүләтшина Светлана Рим кызы республика китапханәләрендә туган якны өйрәнү эшенең торышына анализ ясады.

«Татарстан –  безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән республика туган якны өйрәнү бәйгесе җиңүчеләрен котлады һәм аларга ТР Милли китапханәсенең кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлегенең яңача эш юнәлешләре бүлекчәсе мөдире Ольга Ивановна Зуева «Татарстан –  безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән республика туган якны өйрәнү бәйгесенә нәтиҗәләр ясады, конкурс эшләрен анализлады.

Семинарда катнашучылар китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлегенең актуаль проблемаларын яктыртты һәм бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.  Семинар эшендә Әлмәт районы вәкилләре актив катнашты.

Әлмәт районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Каһарманова Миләүшә Нәркәс кызы үзләренең китапханәләр системасының туган якны өйрәнү эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Әлмәт шәһәренең «Туган як» исемле туган якны өйрәнүчеләр клубы эше һәм аларның китапханәләр белән хезмәттәшлеге хакында әлеге клубның җитәкчесе Хәбипова Зария Габдулла кызы  сөйләде.

Бәйгенең җиңүчесе Каюмова Регина Нурфаяз кызы (Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерегән китапханәләр системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары) «Әдәби Яр Чаллы» мультимедиа энциклопедиясе  белән таныштырды.

Бәйгенең җиңүчесе Устюжанина Оксана Александровна (Менделеев районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Үзәк китапханәсенең әйдәп баручы  библиографы) «Балалар йөрәге хәтере» проекты хакында сөйләде.

Баулы районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханәдә эш процессларын автоматлаштыру  бүлекчәсе мөдире  Габдреева Гөлназ Равил кызы  «Татарстан Республикасының Баулы районы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ фондларын саклау һәм тулыландыру буенча проект эшчәнлеге» доклады белән чыгыш ясады.  Ул үзенең чыгышында «Баулы − электрон ресурс», «Баулы районының цифрлы елъязмасы»  проектлары белән таныштырды.

ТР Сарман районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  МБУ директоры Гайфулллина Роза Юныс кызы Сарман районы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлегендә грант ярдәме турында сөйләде.

Семинар программасына туган якны өйрәнү буенча бай эш тәҗрибәсе булган 2 нче номерлы шәһәр китапханә-филиалына бару, Әлмәт шәһәре буйлап экскурсия дә кертелгән иде.

Китапханә белгечләре семинарның бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле эшен,  мондый очрашуларда алган белемнәрнең практик әһәмиятен югары бәяләде.