«Большая книга 2018» премиясе номинантлары булган китапларга Бөтенроссия рецензияләр бәйгесе игълан ителде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе  китап укучылар арасында уздырыла торган «Большая книга 2018» премиясе номинанты булган китапка иң яхшы рецензияләр бәйгесендә  катнашырга чакыра.

Октябрьдә LiveLib.ru китап сервисы дәүләт, җәмәгать һәм мәктәп китапханәләре өчен булдырылган «ЛитРес: Библиотека» сервисы белән берлектә китапханә укучылары арасында бәйге игълан итте (бәйгедә алдан беркайда да дөнья күрмәгән рецензияләр кабул ителә). Китап укуга җәлеп итү, хәзерге заман чәчмә әсәрләрен  популярлаштыру, укучының кызыксынучанлыгына булышлык итү  китапханәләр эшенең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә бәйгедә «ЛитРес: Библиотека» сервисына тоташтырылган Россиянең иң эре китапханәләре катнаша.

Иң күп рецензияләр җибәргән китапханә 50 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнә.  Ул Ozon.ru. интернет-кибетеннән теләсә нинди товар алу мөмкинлеге бирә. Иң популяр рецензияләрнең 5 авторы 4 мең сумлык сертификат белән билгеләп үтелә.

Бәйге шартлары буенча катнашучылар бер яисә берничә китапка рецензия язарга тиеш. «Большая книга 2018» премиясенең быелгы номинатлары Юрий Быковның «Июнь», Ольга Славникованың «Прыжок в длину», Александр Архангельскийның «Бюро проверки», Андрей Филимоновның «Рецепты сотворения мира», Алексей Винокуровның «Люди черного дракона», Олег Ермаковның «Радуга и Вереск», Мария Степанованың «Памяти памяти» китаплары. Барлык китапларны LiveLib.ru порталында бушлай укып була. Порталның кулланучыларыннан күбрәк билге алган конкурсантлар җиңүче була. Җиңүче китапханә укучыларыннан рецензияләр килү саны буенча билгеләнә. Моннан тыш, 10 иң актив китапханә арасында номинат авторларның култамгалы китаплары уйнатылачак.

Катнашу өчен LiveLib.ru сайтында теркәлергә, китапханәне сайларга һәм бәйге битендә рецензияне калдырырга кирәк. Эшләр 2018 нче елның 25 ноябренә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-70-98

Конкурс үткәрү битенә сылтама: https://www.livelib.ru/bb2018