«Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2018 нче елның 1-5 октябрендә Казан шәһәрендә «Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Аның оештыручылары – Россия китапханәләр ассоциациясе, Россия Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.

 Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Россиянең һәм Татарстанның китапханә, нәшрият эшчәнлеге өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре, шулай ук төрле төбәк һәм муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре катнашты. Конференциядә катнашучыларның географиясе бик киң: Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Беларусь,Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашстан, Коми, Удмурт республикалары, Владимир, Иваново, Кемерово, Самара, Саратов, Свердловск, Томск, Тула, Төмән, Ульяновск өлкәләре.

1 нче октябрьдә килгән кунаклар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бүлекләре эше белән таныштылар һәм Казан шәһәре буйлап төнге экскурсиядә булдылар.

Конференция үз эшен тантаналы рәвештә 2018 нче елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында башлап җибәрде.

Конференция эшен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга  зур игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, конференциядә күтәреләчәк  китапханәләр фондларын саклау һәм тулыландыру мәсьәләләренең һәр китапханә өчен аеруча актуальлеген билгеләп үтте.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, Россия китапханәләр ассоциациясе Президенты Михаил Дмитриевич Афанасьев сәламләде.

Пленер утырышның беренче өлешендә цифрлы чынбарлыкта китаханәләр фондларын формалаштыру мәсьәләләре каралды. «Мәдәни кыйммәтләрне саклауның һәм тапшыруның  нигезе буларак цифрлы тирәлектә традицион китапханә һәм басма китап» исемле видео доклад белән Россия китапханәләр ассоциациясе  Президенты Михаил Дмитриевич Афанасьев чыгыш ясады.

Россия дәүләт китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Козлова Елена Игоревна цифрлы тирәлектә китапханәләр фондларын  туплау сәясәте турында сөйләде.

Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкиле Бордовская Анастасия Юрьевна Татарстан Республикасында бердәм мәгълүмат киңлеге оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Иваново шәһәренең Үзәк универсаль фәнни китапханәсе директоры «Китапханәнең үз электрон ресурслары: аларны төзүгә якын килү критерийлары (Иваново өлкәсенең Универсаль үзәк китапханәсе мисалында)» доклады белән чыгыш ясады.

Шулай ук «Милли электрон китапханә – төбәк һәм муниципаль китапханәләрдә аны куллану мөмкинлекләре» дигән темага пленар дискуссия үтте. Аны «Унивесрситетская книга» журналының баш мөхәррире Бейлина Елена Николаевна, Милли электрон китапханәнең техник архитекторы Шубин Михаил Александрович, Россия китапханәләр ассоциациясенең Китапханә фондларын туплау секциясе рәисе Эйдемиллер Ирина Всеволодовна алып бардылар. Дискуссия барышында хәзерге китапханә практикасында  Милли электрон китапханәнең роле, файдаланучыларның электрон китапханә ресурсларыннан куллана алу мөмкинлеге, Милли электрон китапханә турында Нигезләмәне тиз арада эшләү мәсьәләләре  күтәрелде.

Мәҗбүри нөсхә системасы мәсьәләләре пленар утырышта аерым урын алды. Россия китап палатасының фәнни эшләре буенча директор урынбасары  Сухоруков Константин Михайловичның һәм Россия китапханәләр ассоциациясенең Китапханә фондларын туплау секциясе рәисе Эйдемиллер Ирина Всеволодовнаның әлеге теманы яктырткан чыгышлары аеруча зур кызыксыну белән тыңланды.

Конференциянең беренче көненең төгәлләү өлешендә китапханәләр фондларын формалаштыруның практик  мәсьәләләренә төп игътибар бирелде.

Санкт-Петербург мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат факультеты деканы урынбасары Донченко Наталья  Григорьевна  китапханә фондларын туплау буенча белгечләр әзерләү системасының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Галина Валентиновна Пичугина татар китабын саклау һәм тарату юнәлешендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе башкарган эшләр турында сөйләде.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова бүлекнең фондлары белән таныштырды.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Җиһангир улы Заһидуллин «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондын тулыландыру һәм яңа коллекцияләр туплау» дип аталган доклад белән чыгыш ясады.

3 нче октябрьдә конференция үз эшен «Цифрлы тирәлектә китапханәләр фондларын туплау» семинары белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә дәвам итте.

Семинар барышында төбәк һәм муниципаль мәҗбүри нөсхәләрен китереп җиткерүнең тулылыгын һәм тизлеген көйләүче законнар һәм норматив базаларга аеруча игътибар ителде.

Россия дәүләт китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре Козлова Елена Игоревна. Россия дәүләт китапханәсе электрон китапханәсенең фондларын  оештыру һәм эшләтү бүлеге җитәкчесе Ерпулёв Антон Андреевич, Коми Республикасы Милли китапханәсенең электрон хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ветошкина Наталья Ивановна , Сверловск өлкә универсаль фәнни китапханәсенең фондларны туплау һәм исәпкә алу бүлеге мөдире Позднякова Ольга  Леонидовна үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Минск шәһәреннән килгән кунаклар, Переверзева Юлия Александровна (Беларусь Республикасы Милли китапханәсенең фондлар туплау бүлеге мөдире) һәм Твердохлебова Юлия Борисовна  (Беларусь Республикасы Милли китапханәсенең махсуслаштырылган фондларын саклау бүлеге мөдире) Беларусь Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы басмалар фондын туплау һәм саклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

«Китапханәләр фондларын формалаштыруда китапханәләр һәм нәшриятларның үзара йогынтысы» исемле түгәрәк өстәл дә үз эшен алып барды.

Хәзерге этапта җәмәгать китапханәләре фондларын туплау үзенчәлекләре турында Мәскәү шәһәреннән килгән кунак – Саразетдинов Рифат Гаяс улы сөйләде.

Татарстан китап нәшриятының китапханәләр фондларын туплау буенча эш тәҗрибәсен «Татарстан китап нәшрияты» ДУП генераль директоры Сәгъдәтшин Илдар Камил улы яктыртты.

Шулай ук Костюк Константин Николаевич (Мәскәү шәһәре), Ушанова Марина Валерьевна (Мәскәү шәһәре), Тимофеева Ольга Владимировна (Мәскәү шәһәре) чыгыш ясадылар.

Конференциянең икенче эш көне «Меңъеллык Казанның легендалары һәм серләре» экскурсиясе белән тәмамланды.

2018 елның 4 октябре көнне «Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Муниципаль китапханәләр фондларын туплауда яңача алымнар» дип аталган күчмә утырыш булды.

Конференциянең  эш көне Үзәк китапханә буйлап экскурсиядән башланды. Кунаклар китапханә системасы эшенең нечкәлекләре белән кызыксынды, тәҗрибә уртаклашты. Фондларны формалаштыручы белгечләр китапханәнең китап туплау бүлеге эшенә карата аеруча зур кызыксыну күрсәтте.

Күчмә утырышны ачып, конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов мөрәҗәгать итте.

Күчмә утырыш эшен ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, ТР Арча муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рәфыйк кызы Фазылова, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Галина Валентиновна Пичугина, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев алып бардылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе баш китапханәчесе Наталия Геннадьевна Чепик 2017 елда Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләре фондларын тулыландыру нәтиҗәләренә җентекле аналитик күзәтү ясады.

ТР Арча муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рәфыйк кызы Фазылова үз чыгышында кунакларга әлеге китапханәләр системасының эшчәнлеге һәм үсеш юнәлешләре турында сөйләде, казанышларын күрсәтте һәм шул ук вакытта  проблемаларына да тукталды.

Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап туплау бүлеге мөдире Ольга Станиславовна Пронина Казан шәһәренең муниципаль китапханәләре фондларын тулыландыруның үзләре куллана торган төрле юлларын яктыртты.

Санкт-Петербург шәһәренең М.Ю. Лермонтов исемен йөртүче Районара Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап туплау һәм каталоглаштыру бүлеге мөдире Наталья Ивановна Иванованың «Муниципаль китапханәләр фондларын тулыландыруның цифрлы яңа мөмкинлекләрне куллануга нигезләнгән заманча технологиясе» дигән доклады катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды.

Үзләренең эш тәҗрибәсен Татарстан китапханәләре вәкилләре дә җиткерде. Алар тәкъдим иткән докладлар:

«Китапханә фондларын тулыландыруның хәзерге халәте һәм проблемалары: Әлмәт муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эш тәҗрибәсе» – Асия Әдиб кызы Галина, ТР Әлмәт муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап туплау бүлеге мөдире;

«Түбән Кама шәһәре һәм районы халкына китапханә хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыруның бер шарты буларак муниципаль китапханәләрне модернизацияләү» – Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова, Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры;

«ТР Баулы муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы фондларын тулыландыру һәм саклау максатында проект эшчәнлеге» – Гөлназ Равил кызы Габдриева, ТР Баулы муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханә эшен автоматлаштыру бүлекчәсе мөдире.  

Күчмә утырышның ахырында ачык һөнәри дискуссия булды, конференция катнашучылары күргәннәре һәм тыңлаганнары турында фикер алыштылар. Россия китапханәләр ассоциациясенең Китапханә фондларын формалаштыру секциясе рәисе, Россия милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең китапханә фондларын өйрәнү бүлекчәсе мөдире Ирина Всеволодовна Эйдемиллер конференция эшенә нәтиҗә ясады.

Конференциянең өченче эш көне татар әдәбияты классигы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылындагы музеен карау белән төгәлләнде.

Күчмә утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җитәкчелегенә һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләренә җылы кабул иткәннәре һәм чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

5 октябрьдә конференция үз эшен Болгар тарихи-архитектура  музей-тыюлыгында тәмамлады.