«Больше книг» Бөтенроссия буктрейлерлар бәйгесе

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты балалар һәм яшьләр арасында укуны популярлаштыруга юнәлтелгән «Больше книг» федераль проектын тормышка ашыра башлый.

«Больше книг» проектында катнашучыларга мөрәҗәгатьтә искәртелә: (http://bolcheknig.ru/):

«Больше книг» − укуны заманча һәм популяр итү теләге. Моның өчен яшьләрнең үз көчләре белән зур электрон китапханә төзибез, күптөрле чаралар һәм акцияләр ярдәмендә укуга игътибар җәлеп иттерәбез. Россия яшьләрендә социаль челтәрләргә яки мессенджерларга караганда, китаплар күбрәк булырга тиеш. Китапларның күп булуы тормышны кызыклырак итә.

Сез үзегез уйлаганга караганда акыллырак!

Проект кысаларында Россиянең барлык төбәкләрендә күп чаралар планлаштырылган, шул исәптән «Больше книг» Бөтенроссия буктрейлерлар бәйгесе.

Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Катнашу өчен проектның сайтында теркәлү (шәхси кабинет булдыру) һәм Конкурсның оештыру комитеты адресына гариза җибәрү мәҗбүри.

Бәйге уздыруның тәртибе, сайлап алу критерийлары, конкурс эшләренә таләпләр, җиңүчеләрне билгеләү тәртибе һәм гариза формасы турында тулырак мәгълүматны «Больше книг» Бөтенроссия бәйгесе турындагы Нигезләмәдән табарга була.

Ашыгыгыз! Конкурс эшләренә гаризалар 2018 нче елның 26 нчы октябренә кадәр кабул ителә.