«Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» зона семинары

2018 нче елның 12 сентябрендә Кама Тамагы районының Үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр өчен «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зона семинары узды.

Семинарны оештыручы − Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

Семинарда Татарстанның Идел арты зонасы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы вәкилләре катнашты. ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Дәүләтшина Светлана Рим кызы барлык катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында республика китапханәләрендә туган якны өйрәнү эшенең торышына анализ ясады. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлегенең яңача эш юнәлешләре бүлекчәсе мөдире Ольга Ивановна Зуева чыгышында «Татарстан –  безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән республика туган якны өйрәнү бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. Конкурс эшләрен анализлады.

Бәйгенең җиңүчеләре Татарстан Ресбуликасы Милли китапханәсенең кыйммәтле  бүләкләренә ия булдылар:

  • «Документ» номинациясендә җиңүче – Нуруллина Лилия Вәрис кызы, Кама Тамагы районының «Җирлекара үзәк китапханә» МБУнең Варварино авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе, «Экскурс по малой Родине, или о чём расскажет титульный лист» презентациясе өчен;
  • «Хронология: летописи» номинациясендә – Куркова Тамара Михайловна, Тәтеш муниципаль районы Урюм авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе, «История села Урюм» китабы презентациясе өчен;

Кама Тамагы районы вәкилләре «Хәзерге этапта Кама Тамагы районы китапханәләренең  туган якны өйрәнү эшчәнлеге» (Рахманова Ләйсән Рәшит кызы − «Җирлекара үзәк китапханә» МБУ директоры) һәм «Кама Тамагы районы «Җирлекара үзәк китапханә» МБУнең «Туган якны өйрәнү фонды»: хәзерге торышы» (Гусамова Гөлнара Ирек кызы − Кама Тамагы Үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе) консультацияләре белән чыгыш ясадылар.

Апас районы «ҮКС» МБУнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Муллаәхмәтова Гөлинә Таһирҗан кызы һәм Югары Ослан районы «ҮКС» МБУ директоры урынбасары Мельникова Ирина Александровна  туган якны өйрәнү буенча үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинар эшенә йомгак ясап, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе И.А. Кузиева район китапханәләренең уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм программа-проект эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды.

Семинар программасы районның туган якны өйрәнү музеен һәм Туфан Миңнуллин музеен  карау белән тәмамланды.