2018 нче елның 15-17 ноябрендә Санкт-Петербургта VII Халыкара мәдәни форум уза
Санкт-Петербург Халыкара мәдәни форумының миссиясе – мәдәният үсешенең төп юнәлешләрен билгеләү. Мәдәният җәмгыять үсешендәге стратегик мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль уйный. Илебездәге яки дөньяның башка илләре белән бәйле икътисадый-сәяси мәсьәләләрне хәл итү аның мәдәнияте белән танышудан башлана.
Санкт-Петербург шәһәрендә узачак мәдәни форум илебезнең мәдәни тормышында үзәк вакыйга.
Форум лаеклы рәвештә дөнья дәрәҗәсендәге мәдәни вакыйга булып танылды. Ел саен бөтен дөньяның мәдәният өлкәсендәге меңләгән экспертларын – театр, опера һәм балет йолдызларын, күренекле режиссерларны һәм музыкантларны, җәмәгать эшлеклеләрен, хөкүмәт һәм бизнес вәкилләрен үзенә җәлеп итә. Форумны оештыручылар Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Санкт- Петербург Хөкүмәте.
Традицион рәвештә быел да төрле киң масштаблы чаралар программасы әзерләнәчәк, Россия һәм чит илләрнең яңа премьералары – спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр һәм башка күпсанлы чаралар каралган.
«VII Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы кунагы» статусын алган илләрнең эшлекле һәм мәдәни программалары да тәкъдим ителәчәк.
Форумда катнашу өчен гаризалар 2018 нче елның 20 нче октябренә кадәр кабул ителә.