«Китапханә фондлары: проблемалар һәм чишелешләр» ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
Россия китапханәләр ассоциациясе, Россия Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе барлык ведомстволар китапханәләре вәкилләрен, электрон ресурслар агрегаторларын, бастырып чыгару оешмаларын «Китапханә фондлары: проблемалар һәм чишелешләр» ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашырга чакыра. Конференция Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 2018 нче елның 1-5 октябрендә була. Конференциядә түбәндәге юнәлештәге сораулар буенча фикер алышу күздә тотыла:
1. Цифрлы чынбарлыкта китапханәләр фондлары формалашу: төп трендлар
2. Цифрлы тирәлектә китапханәләр фондларын туплау
3. Муниципаль китапханәләр фондлары формалашуга яңа алымнар
4. Китапханәләр фондларын формалаштыруны норматив-хокукый җайга салу
Фәнни-гамәли конференциянең эш регламенты:
2018 нче елның 1 октябре. Катнашучыларның килүе. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы буенча экскурсия. Казан шәһәре буйлап кичке экскурсия.
2018 нче елның 2 октябре. Пленар утырыш. (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залы, Пушкин ур., 66/33 нче йорт).
2018 нче елның 3 октябре. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе (Казан шәһәре, Кремль ур., 33 нче йорт).
Цифрлы тирәлектә китапханәләр фондларын туплау. Китапханәләр фондларын формалаштыруны норматив-хокукый җайга салу.
2018 нче елның 4 октябре. «Муниципаль китапханәләр фондлары формалашуга яңа алымнар» күчмә утырышы.
2018 нче елның 5 октябре. «Борынгы Болгар шәһәре» мәдәни программасы. Конференция эшенә йомгак ясау. Катнашучыларның китүе.
Конференциядә катнашуның формалары:
Конференциядә тыңлаучы сыйфатында – материалларны бастырып чыгармыйча катнашу; чыгыш ясау һәм материалларны бастырып чыгару белән катнашу. Докладның дәвамлылыгы – 15 минутка кадәр булырга тиеш.
Видеочыгыш (чыгышның видеоязмасын 2018 нче елның 20 сентябренә кадәр җибәрү зарур).
Читтән торып катнашу – стенд формасындагы доклад тәкъдим итү һәм киләчәктә бастырып чыгару.
Конференциядә катнашу бушлай. Оештыру өчен взнос түләү каралмаган. Командировка чыгымнары – катнашучылар хисабыннан. Кунакханәләргә алдан бронь ясау мөстәкыйль рәвештә башкарыла.
Россия Милли китапханәсе сайтында Конференциядә катнашучыларны теркәү 2018 нче елның 21 сентябренә кадәр дәвам итә.