Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Гомумроссия Китапханәләр көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!  Кадерле укучылар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм!

Барлык чорларда да китапханәләр гасырлар буена җыелган мәдәни һәм фәнни мирасы саклау үзәге булган. Шуның нәтиҗәсендә безнең көннәргә кадәр кешелек тарихы турында бәяләп бетергесез мәгълүматлар килеп ирешкән, үткән буыннар тәҗрибәсе сакланган.

Китапханәләр берләшмәсе бүген зур һәм җитди үзгәрешләр үзәгендә тора. Цифрлы икътисад үсеше  чорында хәзерге мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләрне куллануга зурдан-зур игътибар бирелә. Республика җәмәгать китапханәләренең 94 проценты Интернет челтәренә тоташтырылды, «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» актив үсештә.

Мин ышанам, китапханә, барлык кешелек мәдәниятенең бер өлеше буларак,  шәхеснең интеллектуаль үсеше, белем бирү, мәгълүмати агарту үзәге, дискуссияләр һәм иҗат өчен уникаль мәйданчык булырга тиеш.

Сезгә яңа башлангычлар, иҗади уңышлар, кызыклы проектлар, сәламәтлек, иминлек телим!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова