«2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе старт алды

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре, мәгълүмат-китапханә эше өлкәсендәге белем бирү программалары буенча югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар арасында һәр ел саен уздырыла торган «2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе уздыру турында игълан итә.
Бәйге китапханә тармагы эшчәнлегенең югары стандартларын саклауга, һөнәри осталыкның лидерларын ачыклауга, яшь белгечләрне кызыксындыруга, тәҗрибә уртаклашуга, яшьләр арасында һөнәри имиджны күтәрүгә һәм Россия гражданнарына китапханә хезмәте күрсәтүдә яңа технологияләр кертүне җәелдерүгә юнәлтелгән.
Россия Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча Бәйгене Россия Милли китапханәсе һәм Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты түбәндәге номинацияләр буенча уздыра:

муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен:

  • «2018 ел китапханәчесе» (төп номинация);
  • «Иң яхшы яшь китапханәче» (төп номинациянең финалисты өчен өстәмә номинация. Проектлары китапханәләргә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән 35 яшькә кадәрле катнашучылар өчен);

югары белем бирү программалары буенча укучы студентлар өчен:

  • Яшьләр карашында киләчәк китапханәсе;

урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучы студентлар өчен:

  • «Китапханәче − минем профессиям».

Гаризаларга таләпләр һәм Бәйгедә катнашу шартлары белән «2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе Нигезләмәсендә танышырга була.