Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе

2018 нче елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР Дәүләт бюджет  мәдәният учреждениесе оештырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика  китапханәләре җитәкчеләре, республиканың үзәкләштерелгән китпаханәләр системалары директорлары катнашты. Киңәшмә кысаларында «Җәмәгать китапханәләрен модернизацияләү юнәлешләре. Хәзерге китапханә һәм заман чакыруы» дип аталган Төбәкара семинар булды.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаил кызы Камалова тантаналы рәвештә киңәшмәне ачып җибәрде.

Ел саен  уздырыла торган «Әйдәп баручы»  һәм «Иҗади эзләнү» республика бәйгеләренең җиңүчеләрен һәм катнашучыларын  бүләкләү тантанасы булды. 

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев катнашучыларны сәламләп, үзенең чыгышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм китапханәләрнең үзара бәйләнештә булуының уңай тәҗрибәсе турында сөйләде, Татарстан Республикасында һәм ил күләмендә китапханәләр эше өлкәсендә булган проблемаларны һәм китапханә эше үсеше юнәлешен билгеләп үтте.

Татарстан  Республикасы оешуга 100 ел (2020) тулуга әзерләнү чаралары кысаларында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан уздырылган «Татарстан − уртак йортыбыз» республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина китапханә мәйданының җитмәвен билгеләп үтте һәм 2020 нче елга − Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Милли китапханәнең яңа бинасы төзелешен планлаштыру турында сөйләде.

«Җәмәгать китапханәләрен модернизацияләү юнәлешләре. Хәзерге китапханә һәм заман чакыруы» Төбәкара семинары Мәскәү дәүләт лингвистика университетының китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге  кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Александр Михайлович Мазурицкийның «Хәзерге китапханә һәм заман чакыруы» дип исемләнгән чыгышы белән башланып китте. Ул китапханәләр эшчәнлегендә булган проблемалар хакында сөйләде.

Чиләбе дәүләт мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Лаврова Клена Борисовна үзенең чыгышында хәзерге файдаланучыларга юнәлтелгән  уңайлы китапханә мохите тудыру турында искәртте.

«Китапханәләрне модернизацияләү төбәкара үзәге» коммерцияле булмаган партнерлык оешмасы идарәсе рәисе, педагогика фәннәре кандидаты  Коженкин Игорь Александрович «Китапханәләрне проектлауда һәм модернизацияләүдә хәзерге принциплар һәм алымнар» исемле чыгышында китапханә киңлеген фомалаштыруның хәзерге тенденцияләре турында сөйләде.

Самара дәүләт мәдәният институтының китапханә гыйлеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Опарина Надежда Прокопьевна җәмәгать китапханәләренең мәдәни-агарту эшенең яңача  формаларын күрсәтеп үтте.

Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә гыйлеме, библиография гыйлеме һәм документлар алып бару кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Калегина Ольга Анатольевна, 20 нче гасырның ахырында  РФ иҗтимагый-сәяси процессларның нәтиҗәсе буларак, китапханә-мәгълүмат белеменең китапханә эшчәнлеге практикасы белән бәйләнеше булмавын ассызыклады.

Казан дәүләт мәдәният институтына абитуриентлар җыю проблемалары турында Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә гыйлеме, библиография гыйлеме, документлар алып бару кафедрасы мөдире, профессор Кормишина Гүзәл Мэльс кызы сөйләде.

Самара дәүләт мәдәният институтының документлар алып бару һәм библиография гыйлеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Кузичкина Галина Анатольевна хәзерге җәмгыятькә нинди китапханәчеләр кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты, һөнәри тирәлектәге тенденцияләр турында сөйләде.

Татарстан Республикасы җәмәгать китапханәләренең 2017 нче елгы эш нәтиҗәләре һәм анализы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләре буенча директор урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы чыгыш ясады.

«Әйдәп баручы»  һәм «Иҗади эзләнү» республика бәйгеләренең җиңүчеләре эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Киңәшмә зур мәдәни программа белән тәмамланды. Киңәшмәдә катнашучылар В. И. Качалов исемендәге  Казан Академия рус Зур  драма  театры һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры спектакльләрен карадылар.

Фоторепортаж Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында.