«Ел китабы» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү

2018 нче елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә республика һәм муниципаль китапханәләр директорларының еллык киңәшмәсе кысаларында «Ел китабы – 2016» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

 «Ел китабы – 2016» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әлеге бәйгедә җиңүче язучылар, жюри әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшриятлар вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре һәм республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты.

 2016 нче елда дөнья күргән иң күп укылган китап өчен дипломнар белән бүләкләнделәр:

 «Татар телендәге чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

 I урын  Нәбирә Гыйматдинованың (Бикчурова)  «Сөйлим, тыңла...»;

II урын  Айгөл Әхмәтгалиеваның (Муллагалиева) «Таллыкүлдә былбыл бар»;

III урын  Сәйдә Зыятдинованың «Яралы кош авазы» китапларына бирелде.

Камил Кәримовнең «Игезәкләр йолдызлыгы», Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч», Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ялантауга ай кунган» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Татар телендәге тезмә әсәрләр» номинациясендә:

 I урынны Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре=Моабитские тетради»;

 II урынны Роберт Миңнуллинның «Монда без дә бар әле!»;

III урынны Клара Булатованың «Гасыр белән гасыр арасында» китаплары алды.

Рәмис Әймәтнең «Бозлы җилкәннәр», Рәдиф Гаташның «Ихласнамә» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Татар телендәге балалар әдәбияты» номинациясендә:

I урын Габдулла Тукайның «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;

II урын  Лиана Әмирханованың «Китап яратучы малай»;

III урын  Йолдыз Шәрәпованың «Аппак белән Шапшак=Аппак и Шапшак» китапларына бирелде.

Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

 I урынны Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы»;

II урынны Әхәт Мушинскийның «Черный индюк, красные штаны…=Кара күркә, кызыл ыштан…»;

III урынны Рафис Корбанның «Куда уходит ночь?» китаплары алды.

Рөстәм Кутуйның «Сердитый трамвай», Борис Вайнерның «О дырках в зонтике и о других важных вещах» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Татар  телендәге  публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

 I урын  Әзһәр Шакировның «Язмыш»;

 II урын  Индус Таһировның «Без тарихта эзлебез»;

 III урын Алла Сальникова белән Диләрә Галиуллинаның «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе=Татарская «Алифба»: история и современность» китапларына бирелде.

Альберт Гаделнең «Фокуслар энциклопедиясе», Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләр. Т.4» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

I урынны Юныс Әхмәтҗановның «Татарские национальные блюда»;

II урынны Роман Почекаевның «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;

III урынны Фәндас Сафиуллинның «За свободу и равноправие» китаплары алды.

Нияз Халитнең «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Фоторепортаж Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында.