Китапханә эше өлкәсендәге республика бәйгеләренә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә нәтиҗәләр ясалды

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең быелгы ияләрен билгеләү буенча конкурска йомгак ясалды.

2018 нче елның 27 нче мартында җиңүчеләрне билгеләү өчен булдырылган оештыру комитеты утырышы булды. Оештыру комитетына  ТР Мәдәният министрлыгы, республиканың эре китапханәләре –  ТР Милли китапханәсе,  Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе вәкилләре керде. Премияләр бирүне төп оештыручы булып Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тора.

2017 елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 18 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан (4 − «Лидер», 24 − «Иҗади эзләнү» премиясенә) 28 гариза килде.

«Лидер» премиясе китапханә хезмәтләрен үстергәне һәм камилләштергәне, халыкка сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәткәне өчен  Нурлат районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде.

«Иҗади эзләнү»  премиясе лауреатлары:

 «Үзәк китапханә» номинациясе:

  • 0+  форматында балаларга хезмәт күрсәтүне оештырганы өчен   Түбән Кама районы «Җирлекара үзәк китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең  Балалар үзәк китапханәсе.

«Авыл китапханәсе» номинациясе:

  • Гаилә укуларын популярлаштырганы өчен «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 47 нче номерлы Өлге авылы китапханә-филиалы;
  • Авыл тарихына караган тикшеренү эше өчен Биектау муниципаль районының «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 6 нчы номерлы Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе филиалы.

«Шәһәр китапханәсе» номинациясендә премия бирелмәде.

Оештыру комитеты карары нигезендә китапханә эшенә яңача эш алымнарын керткәннәре өчен түбәндәге китапханәләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

  • «Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китпаханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе;
  • Лениногорск муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китпаханәләр системасы»  муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе;
  • Лениногорск муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 9 нче номерлы  Зеленая Роща авылы китапханә-филиалы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләре 2000 нче елда гамәлгә куелды. Һәр ел саен тапшырылып килүче әлеге премияләрнең максаты – китапханә хезмәткәрләрен иҗади эзләнүгә һәм яңача эш алымнарын актив куллануга этәрү, һөнәри эшчәнлекләренә матди стимул бирү.

«Лидер» премиясе ел дәвамында иң яхшы эшләгән − җәмгыятьнең  чын ихтыяҗларын чагылдыручы хәзерге китапханә системасы моделен төзегәне, халыкка нәтиҗәле һәм сыйфатлы китапханә хезмәте күрсәткәне,  китапханә хезмәтләре күрсәтүне камилләштергәне һәм үстергәне,  халык арасында китапханәнең социаль статусын күтәргәне өчен Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасының берсенә тапшырыла.

«Иҗади эзләнү» премиясе «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләре буенча китапханә эшенә яңача эш алымнарын керткән һәм камилләштергән өчен бирелә.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!