2 апрель − Халыкара балалар китабы көне

Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе, балаларны укуга җәлеп итү максатыннан,  2018 нче елның 2 нче апрелендә Халыкара балалар китабы көнен (International Children’s Book Day) бәйрәм итүгә кушылырга чакыра.

 Бу бәйрәм Ханс Кристиан Андерсен туган көнне җир шарының барлык континентларында да 1967 нче елдан алып билгеләп үтелә.

 Аның төп максаты − укуга кызыксыну уяту һәм балалар китабына игътибар җәлеп итү.

 Халыкара балалар китабы көненә күп илләрдә балалар өчен язылган иң яхшы әсәрләргә багышланган төрле күргәзмәләр, бәйгеләр, тамашалар, конференцияләр, фестивальләр оештырыла.

 2018 нче елда Халыкара балалар китабы көнен оештыру эстафетасын Латвия кабул итте.

 Тулырак:  http://rastimchitatelya.ru/index.php/2-pages/217-icbd-2018?utm_source=newsletter&utm_medium=email&utm_campaign=mezhdunarodnyy_den_detskoy_knigi_international_children_s_book_day_2018&utm_term=2018-03-26