«Культура. Гранты России» интернет-порталы

2017 нче елның ноябрендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Культура. Гранты России» интернет-порталы рәсми төстә эшли башлады.

Портал Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев карары нигезендә төзелде. Ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге бәйгеләр һәм грантларның  Гомумроссия базасы булып тора.

Портал Россиянең 85 төбәгендә грантларда катнашырга булышлык күрсәтү өлкәсендәге актуаль вәзгыять  турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Бүгенге көндә порталда 7514 грант турында мәгълүмат бирелгән. Грантлар конкурс нигезендә – грантлар бирүче оешмалар игълан иткән конкурслар кысаларында бүленә.

Конкурста билгеләнгән тәртиптә теркәлгән иҗтимагый оешмалар, дәүләт оешмалары, иҗат коллективлары яки физик затлар катнашырга мөмкин. Барлык проектлар экспертлар җыены тарафыннан карала. Конкурс тәмамлангач программада катнашучыларга аның нәтиҗәләре җиткерелә, җиңүчеләр игълан ителә.

Тулырак: https://grants.culture.ru/