Россия Мәдәният министрлыгы «Культура. РФ» порталының яңартылган версиясе эшли башлавы туында хәбәр итә

РФ Президентының 2012 нче елның 7 маендагы 597 нчы Указының 1 пунктының «н» подпунктын тормышка ашырып, күренекле театр һәм кино режиссерларының спектакльләренә һәм фильмнарына, шулай ук виртуаль музейларга ирекле һәм түләүсез керү мөмкинлеге бирә торган «Культура. РФ» мәдәни мирасны һәм Россия халыкларының традицияләрен популярлаштыру порталының яңартылган версиясе эшли башлавы турында Россия Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

«Культура. РФ» порталында 402 нәфис, 793 документаль фильмнарга, шул исәптән – 33 фильм тифлокомментарияләр белән, ирекле һәм түләүсез керә алу мөмкинлеге булдырылган. Үз режиссерларыбызның балалар өчен фильмнары «Укучыларга 100 фильм» («100 фильмов для школьников») подборкасында тәкъдим ителәләр. Алар укытучылар өчен методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгәннәр.

«Театрлар» бүлегендә үз режиссерларыбызның 664 спектакле урнаштырылган. «Культура. РФ» порталындагы виртуаль музейлар россиянең иң эре музейларына ерактан керә алу мөмкинлеге бирә.

Барлык мәдәният учреждениеләренә үзләренең эшчәнлекләре турында мәгълүматны урнаштыру һәм актуальләштерү мөмкинлеге бирелгән, шулай ук «Единое информационное пространство в сфере культуры» мәгълүмат ситемасындагы шәхси кабинет аша  уздырыла торган чараларның анонсларын урнаштырырга була.