«Пресса революции» газеталар коллекциясе Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе сайтында

1917нче елгы Россия инкыйлабының 100 еллыгына Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе тарафыннан газеталарның «Пресса революции» дип исемләнгән электрон коллекциясе әзерләнде. Коллекциягә Россиядә 1917нче елның гыйнварыннан алып декабренә кадәрге чорда басылып чыккан «Московские ведомости», «Речь», «Русские ведомости», «Утро России» һ. б. газеталар кергән. Хөкүмәтнең рәсми басмалары белән беррәттән, Россиянең шул чордагы сәясәтен чагылдырган партия вакытлы матбугатына да зур урын бирелгән. Басмаларның географиясе киң: Петроград, Мәскәү, Баку, Благовещенск, Екатеринбург, Псков, Чита.

Коллекция Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсенең Ачык электрон китапханәсендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://elib.shpl.ru/ru/nodes/41902-pressa-revolyutsii. Коллекциягә керү бушлай.