Халыкара хәйриячелек көне

2017 нче елның 28 нче ноябрендә Россиядә икенче тапкыр Халыкара хәйриячелек көне уза. #Щедрый вторник – халыкара хәйриячелек хәрәкәте. Аның төп максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа сулыш өрү һәм игелекле эшләргә кешеләрне күбрәк җәлеп итү.

Халыкара хәйриячелек көне идеясе 2012 нче елда барлыкка килә һәм шул вакыттан алып дөньяның 100дән артык илендә тарала. Ноябрьнең соңгы сишәмбесендә әлеге хәрәкәтнең миллионлаган партнерлары игелекле гамәлләр кылалар һәм шул турыда сөйлиләр. Бу илләр инициативасына күренекле актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр, шулай ук 300дән артык  коммерция һәм коммерция булмаган оешмалар кушыла.

Россия өчен беренче #Щедрый вторник 2016 нчы елның 29 нчы ноябрендә узды. Хәрәкәткә 900дән артык партнерлар катнашты, алар Россиянең 120дән артык торак пунктларында 1500 хәйриячелек чаралары оештырдылар.

#Щедрый вторник халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә теләсә нинди хәйриячелек эше белән булышлык күрсәтеп була. Төп максат – төрле кешеләрнең һәм оешмаларның тырышлыкларын хәйриячелек хәрәкәтенә берләштерү.

Акция турында тулырак: https://www.givingtuesday.ru/