Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – VI Бөтенроссия смотр-конкурсы лауреаты

2017 нче елның 3 нче октябрендә Россия дәүләт китапханәсендә (Мәскәү шәһәре)  VI Бөтенроссия мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басмага китапханәләр конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Марина Цветаева һәм Татарстан» дип исемләнгән электрон басмасы өчен лауреат булды.

Тематик белешмәлек М. Цветаеваның тууына 125 ел тулуга багышланган. 

Белешмәлектә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, иҗаты, әсәрләре, фотоархив, библиография һәм М. Цветаеваның соңгы көннәре турындагы мәгълүматлар аерым бүлекләргә тупланган. Интернеттагы аудио һәм видеоматериалларга, кинофильмнарга сылтамалар җыелган.