«2017 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче коллегаларыбызны котлыйбыз

Татарстан Республикасы китапханә хезмәткәрләре «2017 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яуладылар. Бу бәйге китапханәчеләрнең һөнәри тәҗрибәләрен популярлаштыру максатыннан оештырылды.

Бәйгегә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән ике йөздән артык эш кабул ителде. «Проектлар» номинациясендә өч җиңүченең икесе Татарстан китапханәләреннән.

2 урынны «Татарстан Республикасының Кайбыч районы территориясендә авыл туризмын үстерү. Колангы авылы җирлегенә кергән торак пунктларның тарихы» проекты өчен ТР «Кайбыч районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 29 номерлы Колангы авыл китапханәсе-филиалының   әйдәп баручы методисты Федотова Лилия Марат кызы алды.

3 урынны «Сказка на колесах» проекты өчен ТР «Менделевск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ Балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Марготнова  Ирина Александровна алды.

ТР Лениногорск районының  «Үзәкләштерелгән китапханәләр ситемасы» МБУ  директор урынбасары Афанасьева Елена Владимировна эше диплом белән  билгеләнде.

Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!

Тулырак мәгълүмат сайтта  http://publikation.ru/