Свердловск өлкә милләтара китапханәсе «ЭтноПеро» Халыкара әдәби конкурсы башлану турында игълан итә

«Свердловск өлкә милләтара китапханәсе» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «ЭтноПеро» Халыкара әдәби конкурсы башлану турында игълан итә.

Бәйгене уздыруның максатлары: Россия Федерациясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, экстремизмны һәм түземсезлекнең төрле формаларын булдырмау чараларын күрү;  Россия халыкларының тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыруга әһәмиятле өлеш кертергә сәләтле әдәби әсәрләр авторларын бүләкләү, Россия Федерациясендә мәдәниятара диалогны үстерү.

Конкурс 18 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк авторлар арасында уздырыла. Бәйгедә катнашу катнашучыларның яшәү урыннарына бәйле түгел.

Конкурска электрон төрдәге кече күләмле әдәби прозаик әсәрләр (хикәя, повесть, новелла) кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләрне кабул итү 2017 нче елның 1 июненнән 31 нче августына кадәр дәвам итә.

Эшләрне түбәндәге адресларга юлларга:

– 620146, Екатеринбург шәһәре, Академик Бардин ур,  28 йорт, Свердловск өлкә милләтара китапханәсе ««ЭтноПеро»  бәйгесе»» тамгасы белән;

– электрон почта: pr@somb.ru  ««ЭтноПеро» бәйгесе»»  тамгасы белән.

Конкурста катнашу бушлай.

Конкурсның шартлары, гаризалар һәм эшләр кабул итү турында тулырак мәгълүмат.