Красноярск шәһәрендә Бөтенроссия китапханәләр конгрессы уза

 14-19 май көннәрендә Россия китапханәләренең 2017 елгы башкаласы Красноярск шәһәрендә Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы: Россия китапханәләр ассоциациясенең (РКА) XXII Конференциясе уза. Конгресс Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм Красноярск крае Хөкүмәте булышлыгы ярдәмендә уздырыла.

2017 елгы Конгрессның темасы: «Россиянең мәдәни сәясәтендә китапханәләрнең роле».

Конгресста каралачак проблемалар:

–        Китапханәләрнең «Дәүләт мәдәни сәясәтен тормышка ашыру стратегиясендә» катнашуы.

–       Китапханәләрнең мәдәниятнең иҗтимагый миссиясендәге әһәмияте.

–       Мәдәни сәясәттә иҗтимагый-дәүләт партнерлыгы.

–       Китапханәләрнең «Милли электрон китапханә» проектын тормышка ашырудагы роле.

–       Хәзерге җәмәгать китапханәләренең үсеш моделе.

–       Китапханәләрнең уку инфраструктурасын үстерүдәге мөмкинлекләре.

–        Китапханәләрдә социаль тигезлекне тәэмин итү.

–        Китапханәләрнең белем бирүдәге роле.

–        Һөнәри коммуникацияләр системасының үсеше.

–        Халыкара хезмәттәшлек.

Форумда басма продукцияләр, мәгълүмати технологияләр, китапханә өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтү Күргәзмәсе эшли.

 

2017 нче елның 15 маенда, Бөтенроссия китпаханәләр конгрессының ачылыш көнендә, РКА президентын һәм РКА Идарәсенең биш әгъзасын сайлау була.

РКА президенты постына кандидатлар (2017-2010 еллар):

  • Афанасьев Михаил Дмитриевич, Россия Дәүләт җәмәгать тарихи  китапханәсе директоры;
  • Кузьмин Евгений Иванович, Китапханәләр хезмәттәшлегенең төбәкара үзәге Президенты.

Бөтенроссия китапханәләр конгрессының ачылышы һәм пленар утырышының онлайн-трансляциясе (2017 елның 15 маенда сәгать 10.00 нан) РКА сайтында.