«Рус Регион Информ» интернет-порталында Россия Федерациясе субъектларының мәдәни проектлары яңалыкларына күзәтү
Россия Президентының 2016 нчы елның 1 декабрендәге Федераль Җыенга юлламсында билгеләп үтелгән үсеп килүче буынның мәдәни үсеше мәсьәләләренә таянып, Россия төбәкләренең «Рус Регион Информ» төп интернет-порталы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе Россия Федерациясе субъектларының мәдәни проектлары яңалыкларына күзәтү оештыра http://rusregioninform.ru/kultura .
Әлеге түләүсез ресурсның максатлары:
- театрда, кинода, телевидениедә, музейларда, интернетта мәдәният һәм тарихка, илебезнең классик әдәбиятына яшьләрнең һәм балаларның игътибарын җәлеп итүче, яшьләргә кызыклы булырлык төбәк һәм муниципаль проектларны һәм программаларны билгеләү;
- халыкка мәдәният сәясәтен тормышка ашыруда Россия төбәкләренең мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү, Россиядә традициягә кергән әхлакый кыйммәтләр нигезендә гражданнарны тәрбияләү һәм аң-белем бирү системасын камилләштерү, мәдәни мирасны һәм тарихи хәтерне саклау.
Әлеге порталда Россия Федерациясе субъектларының китапханә системасы көндәшлегенең Мәгълүмат базасы да бар («Электронная библиотека» http://rusregioninform.ru/strana/biblioteka.html).