«Ел китабы –2015» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү

2017 нче елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә республика һәм муниципаль китапханәләр директорларының еллык киңәшмәсе эше дәвам итте. Киңәшмә кысаларында китапханәләр үсешенең перспективаларын һәм проблемаларын яктырткан түгәрәк өстәл һәм «Ел китабы – 2015» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

«Китапханәләр үсешенең проблемалары һәм перспективалары» дип аталган түгәрәк өстәлне Китапханәләр хезмәттәшлегенең төбәкара үзәге  Президенты, «Һәркем өчен мәгълүмат»  ЮНЕСКО Программасының Хөкүмәтара советы рәисе урынбасары һәм аның Россия комитеты рәисе Евгений Иванович Кузьмин һәм Россия милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире, Петербург китапханә җәмгыяте вице-президенты, Россия китапханәләр берләшмәсенең Идарә әгъзасы Сергей Александрович Басов үткәрде. Түгәрәк өстәл җанлы сөйләшү формасында узды, катнашучылар Россия һәм Татарстан республикасы китапханәчеләре алдында торган кискен проблемалар хакында фикер алыштылар. Бу проблемалар – халыкны гомум файдаланудагы китапханәләр белән тәэмин итүдәге яңа нормативларга карата килеп туган каршылыклар һәм аларны оптимизацияләү, фондларны туплау, хезмәт хакы күләме, «эффектив контракт» һ.б. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге очрашуның файдасын тиешенчә бәяләделәр.

«Ел китабы – 2015» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әлеге бәйгедә җиңүче язучылар, жюри әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшриятлар вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре һәм республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты.

2015 нче елда дөнья күргән иң күп укылган китаплар:

«Татар телендәге чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

I урынРәфкать Кәраминең «Кая чабасың, гомер юртагы?»;

II урын – Камил Кәримовның «Карурманда кара песи»;

III урын – Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китапларына бирелде.

Зифа Кадырованың «Синсез килгән язлар», Гөлсинә Галимуллинаның «Җиләкле тау сере» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Татар телендәге тезмә әсәрләр» номинациясендә:

I урынРазил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть»;

II урын – Фатих Кәримнең  «Сайланма әсәрләр»;

III урын – Фирүзә Җамалетдинованың «Җирбизәк» китаплары алды.

 «Татар телендәге балалар әдәбияты» номинациясендә:

I урынРабит Батулланың «Аю баласы Әппәс»;

II урын – Хәлим Җәләловның «Әкиятләр»;

III урын – Флера Мәрданованың «Без ясаган кар бабай» китапларына бирелде.

Габдулла Тукайның «Су анасы» (мөхәррире Т. Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

I урынМәдинә Маликованың «Красный цветок»;

II урын – Айдар Сахибзадиновның «Провинциал»;

III урын – Салават Юзеевның «Не перебивай мертвых» китапларына бирелде.

Гаяз Исхакиның «Нищенка; Мулла бабай» (тәрҗемәчесе А. Килеева-Бадюгина)  китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 «Татар  телендәге  публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

 I урынШаһинур Мостафинның «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр»;

 II урын – Адлер Тимергалинның «Сайланма әсәрләр»;

 III урын – Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Юсупова, Эльвира Денмөхәмматованың «Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски = Lets speak tatar» китапларына бирелде.

 «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

I урын Ренат Бикбулатовның «Казань и ее слободы», «Казань. Знаменитые люди»;

II урын – Надир Дәүләтнең «Исмаил Гаспринский»;

III урын – Ягсуф Шафиковның «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?» китапларына бирелде.

«Вечные люди. Фронтовики – деятели культуры Татарстана» (автор-төзүчесе А. Б.Әпсәләмова), «Казанский Кремль» (автор-төзүчеләре Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдыйков),  «Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции» (җаваплы мөхәррире С.Р.Җиһаншина) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.