Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе

2017 нче елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР Дәүләт бюджет  мәдәният учреждениесе оештырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика  китапханәләре җитәкчеләре, республиканың үзәкләштерелгән китпаханәләр системалары директорлары, Казан дәүләт мәдәният институты  мөгаллимнәре һәм студентлары катнашты. Киңәшмә кысаларында  Китап укуга  булышлык итү һәм аны үстерү мәсьәләләренә багышланган төбәкара фәнни-гамәли семинар булды. Семинар эшендә Россиянең ЮНЕСКОдагы  һәм Россия дәүләт китапханәсе вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Азат кызы Шәрипова тантаналы рәвештә киңәшмәне ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында китапны һәм китап укуны алга җибәрүдә китапханәләрнең әйдәп баручы ролен билгеләп үтте, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республика китапханәләренә ярдәм итү йөзеннән оештырылачак чаралар  турында искәртте.

Татарстан республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев катнашучыларны сәламләп, үзенең чыгышында илдәге китапханә эше үсеше өчен җаваплы булган федераль һәм төбәк структураларының үзара йогынтысы кирәклегенә басым ясады.                                                                        

Китапханәләр хезмәттәшлегенең төбәкара үзәге Президенты, «Һәркем өчен мәгълүмат» ЮНЕСКО Программасының Хөкүмәтара советы рәисе урынбасары һәм аның Россия комитеты рәисе Евгений Иванович Кузьминның «Россиядә китап уку проблемалары һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре» дип исемләнгән доклады зур кызыксыну уятты.

Россиядә хәзерге көндә китап уку проблемалары һәм аларны чишүнең мөмкин булган  юллары турында әлеге чыгышта әйтеп үтелгән фикерләр  киңәшмәдә катнашучыларны битараф калдырмады.

Россия милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире, Петербург китапханә җәмгыяте  вице-президенты, Россия китиапханәләр берләшмәсенең Идарә әгъзасы Басов Сергей Александровичның чыгышы да тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте. Ул  халыкны җәмәгать  китапханәләре белән тәэмин итүнең яңа номативлары  хакындагы фикерләрен җиткерде.

Ел саен  уздырыла торган «Әйдәп баручы»  һәм «Иҗади эзләнү» республика бәйгеләренең җиңүчеләрен һәм катнашучыларын  бүләкләү тантанасы  булды. «Әйдәп баручы» премиясе Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә тапшырылды.

«Иҗади эзләнү» премиясе түбәндәге номинацияләрдә тапшырылды:

– «Үзәк китапханә» номинациясендә – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесе Үзәк китапханәсенә;

– «Шәһәр  китапханәсе» номинациясендә – Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе 3 нче шәһәркитапханә-филиалына;

– «Авыл  китапханәсе» номинациясендә – «Татарстан Республикасы Кукмара  муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Янил авыл китапханәсенә.

Яңача эш алымнарын актив һәм нәтиҗәле кулланганнары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

«Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасы (Әлмәт муниципаль районында китапханәләр үсеше концепциясен эшләгәне өчен);

«Теләче муниципаль районының Җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет оешмасының Шармыш авылы китапханәсе («Россия патриотларын үстерәбез» проекты өчен).

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина Россиядә  игълан ителгән Әдәбият елы (2015 ел) һәм Кино елы (2016 ел ) уңаеннан,  шулай ук Татарстанда Праклар һәм скверлар елына (2016 ел) багышланып үткәрелгән чаралар белән таныштырды.

Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 2016 елгы эш нәтиҗәләре  турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Светлана Рим кызы  Дәүләтшина чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәгълүмат-бибилография бүлегенең хокукый мәгълүматлар секторы мөдире Татьяна Борисовна  Ефимовских катнашучыларны мәдәнияткә һәм китапханә эшенә кагылышлы законнарда яңалыклар  белән таныштырды.

ТР башка республика һәм муниципаль китапханәләренең әйдәп баручы  китапханә хезмәткәрләре  дә үз эш тәҗибәләре белән уртаклашты.

Киңәшмә зур мәдәни программа белән тәмамланды. Киңәшмәдә катнашучылар В. И. Качалов исемендәге  Казан Академия рус Зур  драма  театрында Жан-Батист Мольерның «Дон Жуан»комедиясен һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театрында  Туфан Миңнуллинның   «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен карадылар.

Фоторепортаж Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында.