«Китапханә төне - 2017» Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә чакыра

2017 нче елның 22 апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнаша. Республикабызның мәдәни тормышындагы зур вакыйга булган әлеге чарага катнашырга теләүче барлык кунакларга бу төндә Татарстан  Республикасы Милли китапханәсе үз ишекләрен ача. «Китапханә төне»нең темасы – «Яңа караш». Яңа караш – күнеккән әйберләргә яңа күзлектән карау мөмкинлеге, шулай ук белмәгәнне танып белү. Бу кичәдә кунакларга шәһәребезнең иң матур тарихи биналарының берсе булган Татарстан Республикасының Милли китапханәсе бинасы – «Ушкова йорты» буенча мавыктыргыч экскурсия үткәреләчәк, Альбина Нуриның мистикага корылган популяр китапларын тәкъдир итү, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан ииновация институты студентларының театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителәчәк. Чарада катнашучыларның һәрберсе бердәм электрон укучы билетына ия булачаклар! Барлык китап сөючеләрне һәм китап укырга яратучыларны елның онытылмаслык китапханә төненә  чакырабыз!