«Сәләтле кеше барлык өлкәдә дә сәләтле» дигән төбәкара яшьләр иҗаты бәйгесе

Журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Сергей Николаевич Худековның 180-еллыгына багышлап Горький исемендәге Рязань өлкә универсаль фәнни китапханәсе «Сәләтле кеше барлык өлкәдә дә сәләтле» дип исемләнгән төбәкара яшьләр иҗаты бәйгесе уздыра.

«Сәләтле кеше барлык өлкәдә дә сәләтле» бәйгесе – яшьләрне рус мәдәнияте һәм сәнгатенә җәлеп итүгә, яшь буында сәнгати зәвык үстерүгә, туган ягы табигатенә  мәхәббәт һәм сак мөнәсәбәт тәрбияләүгә, бердәм мәдәни киңлек булдыруга һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән.

«Сәләтле кеше барлык өлкәдә дә сәләтле» бәйгесенең җиңүчеләре дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Оештыру комитетының карары нигезендә аерым эшләр кызыксындыру бүләкләре белән билгеләп  үтеләчәк.

Бәйге 2017 нче елның 15 мартыннан 15 нче сентябренә кадәр уза.

Координатор – Сәнгатькә караган әдәбият үзәгенең баш китапханәчесе Тарских Татьяна Алексеевна, телефоннар: (4912) 77-81-57,  8-920-636-81-99, электрон почта: art@rounb.ru