Китапханәләрнең мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басмасы VI Бөтенроссия смотр-бәйгесе
Китапханәләрнең мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басмасы VI Бөтенроссия смотр-бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Әлеге бәйгене оештыручылар: Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты; Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты; Дәүләт Думасының Мәдәният буенча комитеты; Мәдәният Министрлыгының Мәгариф һәм фән департаменты һәм Россия Дәүләт китапханәсе. Смотр-бәйгенең оештыручы-операторы Россия Дәүләт китапханәсе.
Әлеге бәйгенең төп максаты – китапханәләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге мәгълүмати эшен үстерү һәм камилләштерү.
Смотр-бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- «Мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басма»,
- «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә ярдәмгә иң яхшы мәгълүмати басма»,
- «Китапханәләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге мәгълүмати эшен оештыруга караган иң яхшы методик басма»,
- «М. И. Цветаеваның 125-еллык юбилеена багышланган иң яхшы электрон басма»,
- «К. Г. Паустовскийның 125-еллык юбилеена багышланган иң яхшы электрон басма».
Смотр-бәйгегә китапханәләр үзләре генә, яки башка оешмалар белән берлектә 2015-2017 нче елларда төзегән электрон басмалар кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе, гариза формасы һәм башка документлар Россия Дәүләт китапханәсенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Гаризаларны Россия Дәүләт китапханәсенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 119019, Мәскәү шәһәре, Воздвиженка ур., 3/5. РДК («Смотр-бәйгегә» тамгасы белән). 2017 нче елның 30 июне – гаризалар тапшыруның соңгы көне.