Татарстанда яшәүчеләр китапханәләргә вакытлы матбугатка язылуда ярдәм итә ала

Россиядә күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр өчен нәшер ителә торган бердәнбер журнал − «Ваш собеседник»  «БиблиоРодина» махсус проектында  катнаша. Проектның максаты − меценатлар ярдәмендә төбәк китапханәләрен фәнни-популяр һәм башка  басмалар белән тулыландыру. «БиблиоРодина» проектында илнең 6 меңнән артык китапханәсе һәм 28 вакытлы басма катнаша. «Ваш собеседник»  журналы  әлеге проектта катнашучы беренче социаль басма булды. «Әлеге категориянең тавышын ишеттерүче» бу басма битләрендә күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр үзләре турында сөйли, тәҗрибә  һәм актив яшәү рәвешен алып бару мөмкинлеге белән уртаклаша.

Тулырак: https://planeta.ru/campaigns/vash_sobesednik.