Республиканың муниципаль китапханәләре китапханәчеләре өчен семинар

2017 нче елның 31 нче мартында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе хезмәткәрләре Өстәмә һөнәри белем бирү институтында «Китапханә – рус әдәбиятын укуны алга җибәрү үзәге» дип аталган белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрүче республиканың муниципаль китапханәләре  китапханәчеләре өчен семинар уздырды.

Семинар эшендә республиканың 9 муниципаль берәмлегенең китапханәчеләре катнашты. Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире С. Р. Дәүләтшина мөрәҗәгать итте.  Ул семинарның программасы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде һәм барлык катнашучыларга да киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

Фәнни-методик бүлекнең яңача эш юнәлешләре бүлекчәсе мөдире О. И. Зуева тыңлаучыларга проект өстендә эшләү методикасын тәкъдим итте, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы китапханәләре мисалында матур әдәбиятны популярлаштыруның хәзерге формалары, бу юнәлештәге эш методикасы  белән таныштырды.

Казан шәһәренең ҮКС «Книгофест» фестивален оештыру буенча эш тәҗрибәсе, шулай ук Санкт-Петербург һәм Иркутск шәһәрләре китапханәләренең китап укуны алга җибәрү юнәлешендәге эш тәҗрибәсе  аеруча зур кызыксыну уятты.

Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәре ф.ф.к. А. А. Борһанова тыңлаучылар алдында «Рус әдәбиятын уку: социологик тикшеренүләр материаллары буенча» дип исемләнгән лекция белән чыгыш ясады.  Теоретик мәгълүматлар белән танышу процессында семинарда катнашучылар илдәге китап укуның торышына караган социологик сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштылар һәм  Россиядә рус әдәбиятын уку белән килеп туган хәлне мөстәкыйль бәяли алдылар.