«Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы» өченче Бөтенроссия проектлар бәйгесен уздыру турында

Россиянең Мәдәният министрлыгы  Елена һәм Геннадий Тимченконың Хәйрия фонды «Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы» өченче Бөтенроссия проектлар бәйгесен уздыруы турында хәбәр итә (алга таба − Бәйге).

Бәйгенең максаты – төбәкләрнең мәдәни тирәлеген саклау һәм үстерү, кече шәһәрләр һәм авылларны үстерү максатыннан урындагы берләшмәләрне берләштерү һәм активлаштыруга юнәлтелгән иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү. Балалар һәм яшьләр инициативасын үстерүгә юнәлдерелгән проектларга  аеруча игътибар бирелә.

Бәйгедә катнашырга коммерция белән бәйле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре чакырыла. Бәйгедә катнашу өчен төп шарт  − кече шәһәр яки авыл җирлегендә проектларны тормышка ашыру.

Бәйгегә Проектларны кабул итү 2017 нче елның 2 нче маенда тәмамлана.

Идел Буе федераль округында  төбәк операторының контаклары:

«Тольятти фонды» шәһәр хәйрия фонды

445037, Тольятти,  Юбилейная ур., 31Е, 401 оф. e-mail: svetach@fondtol.org

Тел: 8 (8482) 53-67-50 www.fondtol.org

Бәйге уздыруның шартлары турында тулырак: : http://cultmosaic.ru/