Китапханә эше өлкәсендәге республика бәйгеләренә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә нәтиҗәләр ясалды

2017 нче елның 24 нче мартында җиңүчеләрне билгеләү өчен булдырылган оештыру комитеты утырышы булды. Оештыру комитетына  ТР Мәдәният министрлыгы, республиканың эре китапханәләре –  ТР Милли китапханәсе,  Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  вәкилләре керде. Премияләр бирүне төп оештыручы булып Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тора.

2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 15 ҮКС ( 2 − «Лидер», 21 − «Иҗади эзләнү» премиясенә) 23 гариза килде.

«Лидер» премиясе китапханәгә укучыларны җәлеп итүгә юнәлтелгән эше  өчен «Биектау ҮКС» муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде.

 «Иҗади эзләнү»  премиясе лауреатлары:

  • «Үзәк китапханә» номинациясе:

«Күп төрлелектә гармония» клубы кысаларында «Китаплар дуслык күперен төзиләр» проекты буенча эше өчен Норлат районының «Җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесе.

  • «Шәһәр китапханәсе» номинациясе:

 «Без сәламәтлек яклы!» клубын оештырган өчен Бөгелмә районының «Җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең    3 нче номерлы филиалы.

  •  «Авыл китапханәсе» номинациясе:

«Балалар китабын һәм укуны популярлаштыру чарасы буларак театр» эше өчен «Татарстан Республикасының Кукмара районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» ның 44 нче номерлы филиалы − Янил авылы китапханәсе.

Оештыру комитетының карары буенча яңача эш алымнарын кертү эшчәнлеген үстерү өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

- «Әлмәт районының Үзәкләштерелгән китпаханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе;

- «Теләче җирлекара китапханәсе»  муниципаль бюджет учреждениесенең    Шармыш авылы китапханәсе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләре 2000 нче елда гамәлгә куелды. Һәр ел саен тапшырылып килүче әлеге премияләрнең максаты – китапханә хезмәткәрләрен иҗади эзләнүгә һәм яңача эш алымнарын актив куллануга этәрү, һөнәри эшчәнлекләренә матди стимул бирү.

 «Лидер» премиясе ел дәвамында иң яхшы эшләгән − җәмгыятьнең  чын ихтыяҗларын чагылдыручы хәзерге китапханә системасы моделен төзегәне,  халыкка нәтиҗәле һәм сыйфатлы китапханә хезмәте күрсәткәне,  китапханә хезмәтләре күрсәтүне камилләштергәне һәм үстергәне,  халык арасында китапханәнең социаль статусын күтәргәне өчен Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасының берсенә тапшырыла.

«Иҗади эзләнү» премиясе «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләре буенча китапханә эшенә яңача эш алымнарын кертү һәм камилләштерү өчен бирелә.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!