И.А. Второв тупланмасы тулысынча электрон форматка күчерелде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге Казандагы иң өлкән иске басма әдәбият җыелмасы − Иван Алексеевич Второв тупланмасын электрон форматка күчерүне төгәлләде. 2017 нче елның 20 нче мартында «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталына Татарстанның баш китапханәсенең нигезен тәшкил иткән тупланманың соңгы китабының электрон күчермәсе куелды.

Җирле китап сөюче (библиофил) һәм туган якны  өйрәнүче  И. А. Второв тупланмасы − фәнни, тарихи һәм әдәби кыйммәтләргә ия булган бәһасез мирас. Эш вакытында 1723 документ  электрон форматка күчерелде, редакцияләнде һәм Интернет челтәренә урнаштырылды. Кыйммәтле китапларның электрон версияләре иске басмаларның сакланышын тәэмин итә, шул ук вакытта китап һәйкәлләренә керә алу дәрәҗәсен күтәрә һәм алардан файдалануда  уңайлыклар тудыра. Хәзер һәрбер файдаланучы Интернет челтәрендә иң уникаль документларның тулы текстлы базасы белән ирекле таныша ала. Өйдән чыкмыйча гына тере тарих белән якыннан танышу өчен «Татарстан Республикасы Милли  электрон китапханәсе» порталына (https://kitap.tatar.ru/ru/ssearch/ecollection/) яки Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтына (http://kitaphane.tatarstan.ru) керергә кирәк.

И.А. Второв җыелмасындагы иске басмалар тарихчылар өчен генә түгел, киң катлам укучыларга да кызыклы булыр.