Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы бәйгеләрендә катнашырга чакырабыз
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәгариф һәм фән департаменты түбәндәге бәйгеләр уздыру турында хәбәр итә:
– Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе;
– «Россиянең яшь талантлары» Гомумроссия бәйгесе;
– «Россиянең музыка училищеларында һәм көллиятләрендә музыка-теория фәннәрен иң яхшы укытучы» Гомумроссия бәйгесе;
– «2017 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе;
– «Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы» Гомумроссия бәйгесе һәм бәйге кысаларында уздырыла торган укучыларның иҗади смотры;
– «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Гомумроссия бәйгесе.
Әлеге бәйгеләр турында мәгълүмат белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында танышырга була. Адресы: «Главная/Министерство/Департаменты/Департамент науки и образования».