Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт урынында тәртибе кодексы

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә http://mincult.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika.htm Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2013 нче елның 23 нче декабрендәге 1090-од номерлы боерыгы нигезендә расланган Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт урынында тәртибе кодексы урнаштырылган.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татар республика оешмасы арасындагы Тармак килешүенең 3.3 нче пункты нигезендә эш бирүчеләр тарафыннан  2017-2019 нчы елларга Кодекс нигезләмәләрен үтәүне тикшерү һәм тормышка ашыруны тәэмин итү каралган.  Оешманың коллектив килешүен төзегәндә аңа Кодексның төп нигезләмәләрен кертү һәм хезмәткәрләргә аттестация уздырганда Кодекс нигезләмәләрен үтәүне исәпкә алу мәҗбүри.