«Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турындагы» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакындагы» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Шуңа ярашлы рәвештә республикада  нәшер ителгән  басмаларның мәҗбүри нөсхәләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә илтеп җиткерелергә тиеш.

Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе составына  басмаларның электрон рәвештәге нөсхәсе керә. Басмаларның мәҗбүри электрон нөсхәсе − текстын, иллюстрацияләрне һәм бизәүнең барлык элементларын кертеп, бастырылган документтагы (басмадагы) мәгълүматны күчереп яздыра торган һәм документ аннан бастырыла торган оригинал-макетның электрон күчермәсе. Яңа закон нигезендә, документлар җитештерүченең квалификацияләнгән электрон имзасы белән расланган электрон рәвештәге басмаларның берәр мәҗбүри нөсхәсе, документлар җитештерүчеләр тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә даими саклауга тапшырылырга тиеш.

«Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри  нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакындагы» Законның текстын түбәндәге сылтамадан карарга була.