Бердәм укучы билеты

2017 нче елның башыннан Татарстан Республикасы территориясендә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү башланды. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була. Яңа билет файдаланучыларга бушлай бирелә.  Әлеге билетны алу өчен паспорт белән республиканың теләсә кайсы дәүләт яки муниципаль китапханәсенә мөрәҗәгать итү зарур.

Әгәр дә Сездә кайсы да булса китапханәнең укучы билеты бар икән, Сезгә ул билетны бердәм үрнәктәге шәхси штрих-кодлы пластик карта формасындагы билетка алмаштыру кирәк.

Билет белән бергә «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының шәхси кабинетына керү өчен һәм республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә бушлай Wi-fi дан файдалану өчен логин һәм пароль бирелә.