Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханәчеләр өчен семинар

2016 нчы елның 7 нче октябрендә Милли китапханәдә Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик бүлекләр мөдирләре өчен «Китапханәдә яңача эш юнәлешләре: башлап җибәрү һәм гамәлгә кертү тәртипләре» дигән темага белем арттыру семинары узды. Укулар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты тарафыннан оештырылды.

Бу көндәге дәресләрнең барысын да Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре алып барды. Фәнни-методик бүлекнең яңача эш юнәлешләре бүлекчәсе мөдире О.И. Зуева «Китапханәдә маркетинг эше: грантлар һәм проектлар», «Китапханә хезмәтенең сыйфат мониторингы» темалары буенча киңәшләр бирде. Мәгълүмат-библиография бүлеге баш китапханәчесе Г.Ф. Кочкарина «Мәгълүмат челтәрләрендә китапханә эшенең норматив-хокук базасы», «Китапханәчеләргә һөнәри эшләрендә кирәкле Интернет- ресурслар» темаларына караган презентацияләр ясады, китапханә хезмәткәрләрен һөнәри басмалар һәм документлар белән таныштырды. Семинарны китапханә эше буенча директор урынбасары Л.Р. Җәлалова «Нәтиҗәле контракт» системасын кертү процессында китапханә хезмәткәрләренең эш күрсәткечләрен билгеләү» дигән чыгыш белән тәмамлады.

Китапханәләр һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер иткән фәнни-методик басмалар тупланган күргәзмә семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.