Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән «Киләчәккә билет»

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе икенче ел инде 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган «Киләчәккә билет» исемле һөнәрләр турында Республика иншалар бәйгесенә нәтиҗәләр ясау буенча бәйге комиссиясе эшендә катнаша.

2016 нчы елның 15 декабрендә «Аҗаган»  («Зарница») балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә бәйгенең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Бәйгенең гомуми девизы − «Минем һөнәрем − минем киләчәк». Укучылар бәйгегә төрле һөнәрләргә багышланган, эшче белгечлекләренең үзенчәлекләрен һәм эшче һөнәрләренең киләчәккә перспективасын чагылдырган эшләр тәкъдим иттеләр. Быел җиңүчеләрне 4 номинациядә сайладылар: инша, шигырь, картина (рәсем), видеоролик. ТР Милли китапханәсе «инша» һәм «шигырь» номинациясендәге  иҗади эшләрне өстәмә билгеләп үтәргә булды. Арча районы Наласа авылы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Булат Хөсәенов һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Михаил Федотов китапханәдән дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Бәйгене гамәлгә куючы һәм оештыручысы Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.