Татарстан Республикасы «Иң күп укучы төбәк» бәйгесе дипломанты

Россия субъектлары арасында «Иң күп укучы төбәк» икенче Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы бәйгенең дипломанты булды. Татарстан Республикасы бәйгегә тәкъдим ителгән презентациясендә Россиядә Әдәбият елы һәм Кино елына, Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышланган төрле проектларны берләштергән иде.

2016 нчы елда бәйгедә Россиянең 84 төбәге катнашты. Бәйгенең җиңүчеләрен журналистлардан, әдәби тәнкыйтьчеләрдән, язучылардан, китапханә һәм китап эше берләшмәләре, иҗтимагый  оешмалар вәкилләреннән торган компетентлы жюри билгеләде. Жюри эшенә Россия китап берләшмәсе президенты Сергей Степашин җитәкчелек итте.

Шулай ук Әстерхан һәм Свердлау өлкәләре, Красноярск крае, Санкт-Петербург шәһәре дә дипломант булдылар. Беренче урын бертавыштан Воронеж өлкәсенә бирелде, шулай ук ул «Россиянең әдәби флагманы» исемен алды. Җиңүче төбәкнең бәйгегә әзерләгән презентациясенең девизы – «Воронеж өлкәсе – китап укучы яшьләр территориясе!» иде.Ул яшьләргә, яшүсмерләргә, балаларга юнәлтелгән проектлар комплексына багышланган. Шулар арасында «Мандельштамфест» яшьләр шигъри фестивале һәм шагыйрьнең 125 еллыгына багышланган башка чаралар,  шулай ук С. Я. Маршакның иҗади мирасын саклау һәм мәңгеләштерүгә юнәлтелгән вакыйгаларның киң колачлы программасы бар.

Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү 2016 нчы елның 30 нчы ноябрендә Non\Fiction Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсе кысаларында булачак.