«Классный журнал» географик викторинада катнашырга чакыра

Балалар өчен чыга торган «Классный журнал» атналык басмасы һәм «Заповедная история» мәгълүмати-белем бирү проекты урта һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен зур географик викторина уздыра. Проект Россиянең тыюлык  эшенә 100 ел тулуга багышланган. Аның максаты –  балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау һәм география буенча белем бирү, аларда табигатькә, үз иленең һәм туган ягының тарихына кызыксыну уяту. Проект Рус географик җәмгыятенең  грант ярдәме белән тормышка ашырыла. Басылып чыгу формасы – рәсемнәрдә тарих (комикс жанры).

«Заповедная история» проектына 2016 нчы елның сентябрендә старт бирелде. Бу вакыт эчендә «Классный журнал» битләрендә укучыларның Россия тыюлыклары буйлап сәяхәтләре турындагы эшләре урнаштырылды. Балалар үз илләре белән якыннан таныштылар, Россиянең Кавказ, Зур Арктика, Ерак Көнчыгыш, Байкал, Алтай, Кырым  һ. б. тыюлыклары  турында мәгълүмат алдылар.

 25 нче ноябрьдә «Классный журнал»ның 45 нче саны чыга. Андагы викторинада катнашып балалар үзләренең география буенча белемнәрен тикшерә алалар. Викторина эшләре  http://www.classmag.ru/zapovedniki сайтында урнаштырылган.