Ноябрь аенда Россиянең хәрби тарихындагы истәлекле даталар
4 ноябрь − Халыклар бердәмлеге көне. 1612 нче елда бу көнне Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша илбасарларыннан азат итә.
6 ноябрь − Ватанның хәрби тарихында истәлекле дата. 1943 нче елда бу көнне совет гаскәрләре Киевны немец-фашист илбасарларыннан азат итә.
7 ноябрь − Россиядә Хәрби Дан көне. 1941 нче елның 7 ноябрендә Мәскәү өчен барган көрәштә Кызыл мәйданда хәрби парад оештырыла. Парад тәмамлангач, гаскәрләр фронтка китә.
11 ноябрь − хәрби тарихта истәлекле дата. 1918 нче елда бу көнне Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана.
16 ноябрь − Россиянең хәрби тарихында истәлекле дата. Бу көнне 1805 нче елда кенәз П. И. Багратион җитәкчелегендәге рус гаскәрләре французларга каршы тора.
19 ноябрь − Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне. 1942 нче елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана.
26 ноябрь − Россиянең хәрби тарихында истәлекле дата. 1904 нче елда бу көнне Рус гаскәрләре Порт-Артур крепостен саклаганда япон гаскәрләре һөҗүмен кире кайтара.
29 ноябрь − Россиянең хәрби тарихында истәлекле дата. 1941 нче елда бу көнне Көньяк фронттагы совет гаскәрләре Ростов-Дон шәһәрен азат итә.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталар календаре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган http://mincult.tatarstan.ru/rus/kalendar-pamyatnih-dat-voennoy-istorii-rossii.htm.